В минувшую пятницу, 25 октября, в Альметьевском центре занятости населения прошла очередная встреча с работодателями в формате дня открытых дверей.
В ходе беседы сотрудники службы занятости проинформировали работодателей о ситуации на рынке труда, рассказали о подборе необходимых работников на портале «Работа в России», а также о программах содействия занятости населения.
На данном мероприятии также обсудили вопросы предоставления работодателям субсидий на:
- организацию обучения работников предпенсионного возраста в рамках национального проекта «Демография»;
- возмещение части затрат по оплате труда при трудоустройстве инвалидов;
-возмещение расходов на создание рабочих мест для трудоустройства многодетных родителей или родителей, воспитывающих детей-инвалидов.
Такие встречи с работодателями Центр занятости населения организует еженедельно по пятницам. Заявки на участие принимаются по телефону: (8553) 32-34-95
Узган җомгада, 25 нче октябрьдә, Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән ачык ишекләр көне форматында чираттагы очрашу узды.
Әңгәмә барышында мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләделәр, “Россиядә эш” порталында кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алу турында, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программалары турында сөйләделәр.
Әлеге чарада шулай ук эш бирүчеләргә түбәндәге субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар:
- «Демография» милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укытуны оештыру;
- инвалидларны эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләү чыгымнары өлешен каплау;
-күпбалалы ата-аналарны яисә инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру чыгымнарын каплау.
Эш бирүчеләр белән мондый очрашуларны Мәшгульлек үзәге атна саен җомга көнне оештыра. Катнашуга заявкалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.