Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә 2021 елның 21 декабрендә эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә торган һәм хәзерге вакытта эш таба алмаган эшсез гражданнарны, шулай ук инвалидлар категориясенә керүче гражданнарны, иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затларны, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче ялгыз һәм күп балалы ата-аналарны, инвалид балаларны (алга таба – эшче төркем) эшкә урнаштыру буенча эшче төркем утырышы булды.
Утырышка күп балалы ата-аналар, ялгыз ата-аналар, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, инвалид балалар катнашында эшсез гражданнар чакырылган иде. Барлыгы шундый категориядәге 12 эшсез граждан катнашты.
Сүз уңаеннан, югарыда күрсәтелгән эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда эш бирүче хезмәт хакын түләүгә чыгымнарның өлешчә компенсациясен алырга мөмкин (РФ Хөкүмәтенең 13.03.20021 ел, № 362 карары (24.09.20021 ред.).
Субсидия күләме «хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләме, бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият взнослары суммасына һәм район коэффициентына, эшкә урнаштырылган эшсез гражданнарның факттагы санына арттырылган.
Гражданнарга шулай ук эшкә урнашуга социаль контракт төзергә тәкъдим ителде, аларга социаль контракт кысаларында дәүләт матди ярдәмен алу тәртибе аңлатылды, кулына мәгълүмати листовкалар бирелде һәм социаль яклау идарәсенә консультация өчен җибәрелде.
Эшсез гражданнарны наймга алуны субсидияләү турында тулырак мәгълүматны (8553) 32-34-94 (-95) телефоны аша белергә мөмкин.
Дәүләт матди ярдәм алу өчен социаль контракт төзү мөмкинлеге турында (8553) 32-34-94 (-95) яки социаль яклау идарәсендә түбәндәге адрес буенча сөйләячәкләр: Әлмәт шәһәре, Клара Цеткин ур., 45а йорт, 108 бүлмә (өстәмә телефон: 8-919-633-80-02).